Студентлар отрядының чираттагы тукталышы Норма авылында булды.
18 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр районыбызда Идел буе федераль округы студентлар отрядларының округ штабы иреклеләр акциясен үткәрә.
Студентлар десанты бер атна дәвамында районда игелекле эшләрдә катнашып, үзләре дә концертлар оештырачак.
Студентлар отрядының чираттагы тукталышы Норма авылында булды. Алар территорияләрне чистартты. Норма урта мәктәбендә укучылар белән очрашты. Алар өчен уеннар, мастер-класслар һәм квизлар үткәрде.
Соңрак «Факел» яшүсмерләр клубында җирле яшь волонтерлар белән аралашты.
«Хыял» яшьләр үзәгендә булганнан соң, «Дулкын» бассейны белән таныштылыр.
Нет комментариев