Татарстан «Комплекслы куркынычсызлык» форумын уздыруның югары дәрәҗәсен тәэмин итәчәк
«Комплекслы куркынычсызлык» салоны Россия буенча дәвам итәчәк һәм беренче шәһәр Казан булыр дип планлаштырыл.
Видеоконференцэлемтә режимында Казанда «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды, анда Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Аны Татарстан башкаласында уздыру һәм янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның заманча укыту-күнекмә полигонын төзү турындагы килешүгә 2025 елның июлендә кул куелган иде.
Рөстәм Миңнеханов, республиканың халыкара дәрәҗәдәге эре чараларны уздыруда зур тәҗрибәсе барлыгын билгеләп, Татарстан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә форумны уздыруның иң югары дәрәҗәсен тәэмин итәчәк дип ышандырды, дип яза Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
- Безнең уртак эшебез гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү буенча гомуми бурычны хәл итүгә сизелерлек өлеш кертәчәк, - дип ассызыклады республика башлыгы.
«Комплекслы куркынычсызлык» XVI Халыкара куркынычсызлык чаралары салоны Казанда 2026 елның 3 сентябреннән 5 сентябренә кадәр узачак. «Комплекслы куркынычсызлык» салоны Россия буенча дәвам итәчәк һәм беренче шәһәр Казан булыр дип планлаштырыла.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев