Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда дүрт көн эчендә газ белән бәйле 11 авария булган

Инцидентлар белән бәйле рәвештә Татарстан торак инспекциясе тикшерү үткәрә

Татарстанда соңгы дүрт көндә газ белән тәэмин итү белән бәйле 11 авария теркәлгән. Иң күп инцидентлар Казанда булган, анда газны җиде тапкыр сүндергәннәр. Әлмәт районында – ике, Нурлат һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән, дип хәбәр итте республика Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте.

Ашыгыч сүндерүләрнең төп сәбәбе алты очракта ачыкланган газ агып чыгу булган. Әйтик, Әлмәттә, Гафиятуллин урамы, 2 нче йорт адресы буенча унынчы подъездда газ бирүне вакытлыча туктаттылар.

Казанда Гагарин урамындагы 14 нче йортта сүндерү профилактик эшләр уздыру аркасында килеп чыккан. Поперечно-Базарная урамындагы 72 нче йортта 15 фатир хуҗаларының берсе газ белән җылыткыч урнаштырганга газсыз калган.

Нурлатта, Кариев урамы, 42 йорт адресы буенча, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ мәгълүматларына караганда, бөтен йортны сүндерү төтен торбалары урнаштырудагы хокук бозулар аркасында килеп чыккан.

Түбән Кама һәм Казанда газ белән тәэмин итү килеп чыккан янгыннардан соң превентив чара буларак туктатылды.

Инцидентлар белән бәйле рәвештә Татарстан торак инспекциясе тикшерү үткәрә.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев