Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда яшүсмерләрнең төп экстремаль мавыгуларын атадылар

Әлеге мавыгу еш кына яшүсмерләрне деструктив идеологияләргә, экстремистик мохиткә һәм хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү факторы булып тора

Бүген яшүсмерләр арасында экстремаль субкультуралар – модалы, ләкин куркыныч мавыгулар популярлыгы арта. «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина аларның төпләрен атады.

Иң куркыныч күренешләр:

  • тимер юл транспортының тышкы өлешләрендә шуу;
  • бина һәм корылмаларның түбәләренә үтеп керү;
  • ташландык җир асты коммуникацияләрен һәм тоннельләрен тикшерү;
  • эзәрлекләү һәм шәхси тормышка бәреп керү.

"Шуны аңларга кирәк,әлеге практикалар җәрәхәтләнү һәм үлем куркынычы белән бәйле. Моннан тыш, әлеге мавыгу еш кына яшүсмерләрне деструктив идеологияләргә, экстремистик мохиткә һәм хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү факторы булып тора", - дип билгеләде Алсу Әсәдуллина.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев