Яңа сервистан студентлар һәм 14 яшьтән өлкән үсмерләр, пенсионерлар, инвалидлыгы булган гражданнар, шул исәптән инвалид балалар, шулай ук күпбалалы гаилә әгъзалары файдалана ала
MAX мессенджерында Цифровой ID ачып, динамик QR-код күрсәтү җитә. Ул гадәти кәгазь документлар белән бертигез юридик көчкә ия. Яңа сервистан студентлар һәм 14 яшьтән өлкән үсмерләр, пенсионерлар, инвалидлыгы булган гражданнар, шул исәптән инвалид балалар, шулай ук күпбалалы гаилә әгъзалары файдалана ала.
Механизмның эше бик гади. MAXта Цифровой ID ачарга һәм QR-кодны кассирга яки контролерга күрсәтергә кирәк. Белгеч кодны сканерлый, ә система льгота хокукын үзе тикшерә. Яңа мөмкинлек шәһәр транспортына да, «Содружество» пассажир шәһәр яны компаниясе рейсларын да кертеп, шәһәр яны электричкаларына да тарала.
Эшләүчеләр шәхси мәгълүматларның иминлеге турында кайгырткан. Тикшергәндә контролер льготаның раслануын гына күрә, ә шәхси мәгълүматларны күрми. QR-код һәр 30 секунд саен яңартыла, ә аның скриншотын ясау техник яктан мөмкин түгел. Шулай итеп, мәгълүмат таралу куркынычы минималь дәрәҗәдә.
Татар-информ
Нет комментариев