Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанны 2026 елда инвестицияләр үсеше акрынаю көтә

Россия буенча да, Татарстан буенча да эшсезлек бик түбән

Татарстанны 2026 елда инвестицияләр үсеше динамикасы акрынаю көтә. Сәбәпләре – салым реформасы, кадрлар ачлыгы һәм кыйммәтле кредитлар. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

Аның сүзләренчә, инвестпроектларны гамәлгә ашыруга Россиядә салымнарның гыйнвардагы артуы, «озын арзанлы» акчалар кытлыгы һәм экспорт киеренкелеге тискәре йогынты ясый. Ә илдә һәм республикада рекордлы түбән эшсезлек яңа проектлар өчен кадрлар җитмәүгә китерә.

"Россия буенча да, Татарстан буенча да эшсезлек бик түбән. Ә яңа проектлар өчен кадрлар кирәк. Мәгариф-фән өлкәсенең зур потенциалына карамастан, көчле белем бирү алымына карамастан, барыбер кешеләр җитми", - дип аңлатты Миңнуллина.

НТР24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект