Әтнә авылында бәйрәм концерты гөрләде.
Җәмгыять

Әтнә авылында бәйрәм концерты гөрләде.

9нчы май - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Әтнә авылы клубында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре концерт куйды.

Алар әби-бабайларга матур җырлар, дәртле биюләр, күңелгә үтеп керерлек нәфис сүзләр бүләк иттеләр. Бу минутларда өлкәннәр әтиләрен, абыйларын сугышка озаткан мизгелләрне искә алды. Шул чорлардагы ачлык, ялангачлык, ятимлек, авыр хезмәт кабат күзалдыннан узды.
Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрелгән бу истәлекле очрашу өлкәннәргә чордашлары белән күрешеп сөйләшергә, яшь буыннарның ихтирамын һәм хөрмәтен тоярга, рәхмәт сүзләре ишетергә мөмкинлек бирде.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/tinarisha/tags

250

Нет комментариев