Үзара салым игелекле эшләргә корылган
1 апрельгә кадәр үзара салым акчаларын җыеп-тапшырып бетерик әле!
1 апрельгә кадәр үзара салым акчаларын җирлекләргә җыеп-тапшырып бетерергә кирәк, чөнки быелга планлаштырган эшләр көтә, җыелган акчаның әле хөкүмәтебез тарафыннан арттырылып, әйләнеп кайтасы да бар. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илшат Галимуллин да вакытны сузмаска өнди. Илшат Солтанович белән булган әңгәмәбез дә шул хакта, салымнарның җыелуы, әһәмияте, бу юнәлештә алда һәм артта барган җирлекләр турында.
— Илшат Солтанович, үзара салым буенча сөйләшергә вакыттыр — 1 апрельгә якыная барабыз, бу юнәлештә районда хәлләр ничек?
— Башта, 2026 ел турында сөйли башлаганчы, кыскача гына 2025 елның бер-ике санын гына әйтеп үтәсе килә, чөнки инде менә җирлекләрдә җирлек башлыклары үзләренең сессияләрендә хисап тоттылар, шулай ук район башлыгының да хисап җыелышында чагылыш тапты, — узган 2025 елда барлыгы җирлекләрдән 13 миллион 300дән артык акча халыктан җыелды, республикадан 35 миллион 300дән артык акча артып кайтып, барлыгы шушы үзара салым эшләренә 48 миллионнан артык акча тупланды. Шушы акчаның 800 меңнән артыгы төрле янгын гидрантлары кебек чыгымнарга тотылды; юлларны тәртипләү, таш, асфальт юллар салу буенча 30 миллионга якын эшләр башкарылды; 3 миллионы су проектлары, башня, насосларны алыштыру — су белән бәйле чыгымнар, шулай ук 15 миллионнан артыгы чишмәләр, урам утлары, зират төзекләндерүләр, зиратка кирәк-яраклар алу, чишмәләрне төзекләндерүгә, әйт-кәнемчә, менә шушындый барлыгы 48 миллионнан артык чыгымнар тотылды. Ә инде 2025 елда, төрле җирлектә төрлечә бит инде, җирлекнең күләменә-халкына карап, мисал өчен Шубан җирлегендә халыктан 285 меңнән артык җыелса, Норма җирлегендә бу сан 2 миллионнан артык, Балтач җирлегендә шулай ук 2 миллион сумга якын акча тупланды. Төрле җирлектә, җирлекнең зурлыгына карап, төрлечә җыелып, әйткәнемчә, 13 миллион 364 мең 719 сум акча тупланып, эшләр башкарылды.
— Салым акчалары кайсы җирлекләрдә ничек җыелды?
— Ә инде 2026 елга килгәндә, 2025 елда җирлекләрдә, авылларда узган җыеннар нигезендә, 18 җирлектә 14 миллион 275 мең 910 сум күләмендә җирлектә урнашкан авыллардагы халыктан җыела торган сумманы билгеләделәр, төрле җирлектә төрлечә — 600, 700, 800, 1000 сум җыйган җирлекләр бар. Бүгенге көндә безнең җирлекләрдә, чыннан да, бу эш башланып китте. Районыбыз халкы бу акчаларны вакытында җыеп бетереп, беренче кварталда җирлекләргә тапшырсалар иде, дип район халкына мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки беренче кварталда җыеп бетерү Татарстан Финанс министрлыгы тарафыннан шарт булып тора.
— Кайсы җирлекләр актив, кайсы җирлекләр битарафлык күрсәтә?
— Җирлекләргә килгәндә, бүгенге көндә үтәлеш чуар. Казначылыктан алынган мәгълүматларга караганда, әле 14 миллион 275 мең сумның бюджетка кергәне 5 миллион 542 мең 800 сум гына, бу инде 40 процентка якын дигән сүз. Төрле җирлектә сан төрлечә. Бүгенге көндә Бөрбаш, Нөнәгәр авыл җирлекләре бу эшне әйбәт кенә алып баралар. Бөрбашта мисал өчен 94,1 процент тирәсе акчалар тупланып тапшырылды, Нөнәгәрдә 90,6, Соснада 75,9, Яңгул җирлегендә 85,3 процент, шул ук вакытта әлегә 20, 21, 14 процент кына җыйнаган җирлекләр дә бар, һәм Югары Субаш — 25,1, Норма — 23,0, Урта Көшкәт — 25,0 процент кына эшен башкарды. Әлегә район буенча җыелган үзара салым акчасы 48,9 процент кына тәшкил итә. Шуңа күрә бу атнаны исәпкә алсак, 1 ай да 1 атна калып бара, 1 апрельгә кадәр бу акчаларны җыйнап калырга кирәк.
— Нигездә, үзара салым акчасына нинди эшләр башкарыла?
— Әлеге игелекле салым акчаларына бик күп игелекле эшләр башкарыла, авыл урамнары елдан-ел төзекләнә, матурлана, чишмәләр яңартылды, янгын күркынычсызлыгы буенча да кирәкле эшләр башкарылды — авыл кешесе нинди тәкъдим белән чыкса, шул эшләнә, шуңа күрә үзара салымны җыйганда да кеше һәм кешелеклелек факторының һәрчак зур роль уйнавын искәртеп үтәр идем мин.
— Балтач шәһәр җирлегендә хәл ничек?
— 2025 елда Балтач бистәсе урамнарындагы җәяүле сукмаклары төзекләндерелде, Мир урамы буйлап бетон өслекле тротуар урнаштырылды (рәсемдә), Курмала авылында зират коймалап алынды, буялды, Көек авылында җир асты суларының табигый чыгу урыннары төзекләндерелде һәм яр буе зоналары, сулыклар чистартылды. 2026 елда бистәнең Ленин урамында, Космонавт-Мир урамнары чатыннан Мир-К. Насыйри урамнары чатына кадәр бетон өслекле җәяүлеләр тротуары урнаштыру күздә тотыла. Көек, Курмала авылы халкыннан җыелган салым акчасына җир асты суларының табигый чыгу урыннарын төзекләндерү һәм яр буе зоналарын, сулыкларны чистарту дәвам итәчәк.
— Финанс мәсьәләсендә тоткарлыклар булырга мөмкинме? Кайсыбер җирлекләрдә финанс хәл ителгән, тик менә эш сузыла, бу нәрсәдән гыйбарәт?
— Казаннан килә торган акча май азагы июнь башларында гына күчкәнлектән, планлаштырган эшләр җәен генә башлана. Үзара салым буенча суммалар туплангач, башкарылачак эшкә подрядчы оешма табарга туры килә, эш күләменең суммасы зуррак булса, аукцион аша уздырасы була. Ә инде боларны башкарып чыкканнан соң да эш тоткарлана икән, бу очракта инде җирлек башлыгының контрольгә алуы җитми дигән сүз.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Без — Балтач районының лаеклы гражданнары, безгә монда яшисе, гомер итәсе, шуңа күрә үзебезне сыендырган, газиз баласы иткән Туган ягыбызны төзекләндереп, кайгыртып яшәү һәрбереребезнең изге бурычы. 1 апрельгә кадәр үзара салым акчаларын тапшырып бетерик тә, туган ягыбызның камил матурлыгына сокланып яшик!
Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев