Яңа Салавычта... күңелле яңалыклар (+ фото)
Җәмгыять

Яңа Салавычта... күңелле яңалыклар (+ фото)

Кечкенә авыл булса да (бүгенге үлчәмдә 60 хуҗалыклы авыл кечкенәгә кермидер дә инде), шөкер, үткән гасырның туксанынчы еллар уртасыннан бирле асфальт юлдан йөрибез.

Авылның бер өлеше бераз алдарак, икенче очы соңрак тигез юллы булды. Билгеле инде, бер нәрсә дә гомерлек түгел, еллар үтү белән асфальтыбыз да начарланды, ватылды, чокыр-чакырларга таш салып кына да ипкә килмәде. Берничә ел элек беренче өлешкә кабат асфальт җәелде. Быел исә икенче өлештәге үтә начарланган урыннарны яңарттылар.

Үткән ел август аенда ишекләрен ачкан мәчет янәшәсендәге мәйданчыкта бу көннәрдә кызу эш бара. Биредә уен һәм спорт мәйданчыгы булачак.

 


Яңа Салавыч авылы

Нет комментариев