Үзизоляция вакытында кертелгән таләпләрне үтәп яшәргә тырышырга кирәк
Җәмгыять

Үзизоляция вакытында кертелгән таләпләрне үтәп яшәргә тырышырга кирәк

Үзизоляция вакытында Балтач өлкәннәре очрашулардан тыелып тора, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра.

Сакланганны Ходай саклый
Балтачта яшәүче Илгизәр Җәләлиева «Сакланганны Ходай саклый» дигән сүзләрне еш кабатлый. Илгизәр Бәдгиевна коронавирус белән булган вакыйгалар турында хәбәрдар, шуңа да урамга чыкмаска тырыша, туганнары һәм дуслары белән күп кенә очрашулардан баш тарта, кибетләргә йөрми. Аңа кирәк-яракларны, азык-төлекне социаль хезмәткәр Маргарита Добромыслова китерә.
Моннан тыш, 87 яшьлек Илгизәр апа яшьтәшләрен паникага бирелмәскә чакыра, «Районда «Кайнар линия» телефоннары эшли, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм инвалид кешеләргә әлеге хезмәт аша кирәк-яракларны китерәләр», дип тынычландыра ул «Хезмәт» газетасы аша. Илгизәр ападан үрнәк алып, үзизоляция вакытында кертелгән таләпләрне үтәп яшәргә тырышырга кирәк.


коронавирус

Нет комментариев