Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Айсылу Лероннан тәмле балык рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк булачак:

Балык (бу очракта минтай), бәрәңге, кишер, суган, помидор, татлы борыч, каймак, үсемлек мае, тәмләткечләр.

Әзерләү тәртибе:

1. Балыкка (уртача кисәкләргә бүленгән) бераз тоз, борыч, тәмләткечләр сибеп, табада кайнар утта кыздырып алабыз (балык пешеп бетмәсә дә ярый).
2. Ул арада суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне кыргычта кырабыз, калган яшелчәләрне (бәрәңгедән кала) нечкә телемләп турап, тоз сибеп, табада (пешереп бетерәсе түгел) кыздырабыз.
3. Бәрәңгене әрчеп суда бераз йомшарганчы пешерәбез дә, судан алып түгәрәкләп турыйбыз.
4. Махсус формага башта кызган яшелчәләрне җәябез.
5. Аннары бәрәңге телемнәрен тезәбез.
6. Өстенә (бераз тоз һәм тәмләткечләр белән болгатылган) сыек каймакның яртысын салабыз.
7. Балыкларны тезәбез дә, калган каймакны салып бетерәбез.
8. Кайнар газ миченә ярты сәгатькә тыгып торабыз (якынча 180° градус).

Яшелчәләрне алдан пешереп-кыздырып тормыйча да пешерә аласыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә