Альбина Фазлыевадан “рукав”та пешерелгән бәрәңгеле ит
Тәмле булсын!
Сыер яки бәрән итен (тавык ите дә ярый) алдан ук җебетеп куябыз. Пешерер алдыннан тоз, борыч белән яхшылап ышкыйбыз һәм лавровый лист өстибез. Теләгән кеше башка тәмләткечләр дә куша ала.
Ит янына бәрәңгене кабыгыннан чистартып, түгәрәкләп кисеп салабыз. Әгәр дә ит сусыл булып пешсен дисәгез, суганны кызганмагыз... мин 3-4 суганны боҗралап турап куям.
Барлык ингредиентлар да әзер булгач, аларны рукавка тутырабыз. Итнең нинди булуына карап, вакытны үзегез билгеләгез. ( мин 160 градуста 3сәгатькә якын тотам) Мондый ысул белән пешергәндә, ит үз суында пешә һәм бик тәмле була?⠀
Янына кәбестә салаты куйсаң, тагын да яхшырак булачак. Кәбестәне юка итеп турап (шинковать итәм), тоз һәм шикәр комы салып уам.. Әзрәк кишер өстим, аннары конбагыш мае салам.
Менә шундый жайлы гына рецепт.
Альбина Фазлыева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев