1 литр алма согына 900-1000 грамм шикәр комы саласы
Зур кәстрүлгә алманы бер кат юып, бүлгәләп, алманың яртысы күмелгәнче су саласың да кайнарга утыртасың. 30-40 минут кайнатасың.
Алмалар әзер булгач, төнгә марляга салып, сөзәргә куясың.
Иртән 1 литр алма согына 900-1000 грамм шикәр комы салып, 30-40 минут кайнатасың, Өстендәге көбеген җыеп алырга. Кайнар килеш стерильле банкаларга тутырырга.
Нет комментариев