Бик тәмле гөбәдия рецепты
Тәмле булсын!!!
Камыр өчен:
— 100 гр ак май(слив. масло)
— 50 гр шикәр комы(песок)
— 1 йомырка
— 2 аш кашыгы кибет каймагы(сметана)
— 150-200 гр он
— ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
— Бер чеметем тоз.
Эш барышы:
Йомшак(бүлмә температурасындагы) майга, шикәр комы, тоз, он салып уабыз, валчык хасил булганчы. Камыр көпшәкләндергечне онга салып бутыйм. Шуңа салабыз, йомырка белән каймакны. Камырны басабыз.Әгәр дә камыр йомшак булса он өстәп әйбәтләп, басып бетерәбез. Камырыбыз артык йомшак та, каты да булырга тиеш түгел. Камырны пакетка салып, суыткычка куябыз. Ярты сәгатькә, ял итәргә.
Эчлек өчен:
- Ярты стакан дөге(Дөгене, тозлы суда бүрттерәбез, 1-2 аш калагы тирәсе сыек май да өстим, дөге таралып тора торган булсын өчен)
- Корт( кызыл эремчек)
- Йөзем җимеше
— Йомырка — 2 данә
— 3-4 аш кашыгы шикәр комы
— 5 аш кашыгы эретелгән ак май.
Камырны ике кисәккә бүләбез. Зур кисәген җәеп, табага салабыз.
1 нче рәт — Корт(кызыл эремчек)
2 нче рәт — дөге( бүрттерелгән)
Дөге өстенә шикәр комы белән эретелгән ак май салам
3 нче рәт — угычтан уылган йомырка
4 нче рәт — йөзем җимеше.
Йомырканы салгач, аның өстенә туралган ак май кисәкләре тезеп чыгам. Май өстенә йөзем җимеше салам. Камырның калган кечкенә кисәген җәеп, каплыйбыз да ике камырны ябыштырып читләрен бөреп чыгабыз. Гөбәдиянең өстен чәнечке белән тишеп чыгам. Камыры кабармасын өчен. Өстенә сибәр өчен валчык ясыйбыз. Йомшак ак майга, шикәр комы, он салып уабыз. Гөбәдиянең өстенә валчыкны сибеп духовкага тыгабыз. Духовкада 180-200 градуста пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев