Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бәйрәмнәр эш белән гөрләгәндә, һичьюгы, салат ясап ашыйк

Нинди генә очракта да бу рецептны үзегезгә алып куя аласыз, тәмле салат.

Бәйрәмнәрдә кунакларыгыз да бардыр, табигатьтә ял да итеп аласыгыз киләдер. Бик кызу эшләп аткач, ашыйсыгыз да килер. Кул астында гына консервланган кукуруз, кириешки булса, тиз генә менә бу салатны ясап ашый аласыз. Булмаса, кибетләре дә ерак түгел инде... Нинди генә очракта да бу рецептны үзегезгә алып куя аласыз, тәмле салат.

1 банка консервланган кукуруз, 2 кап “Кириешки” саласыз, кореяча ясалган кишер салаты өстисез (кибетнекен бер кат су белән чайкатып алсаң әйбәт, бик борычлы булса), помидор турап саласың да, майонез, я булмаса сөт өсте, я өй шартларында ясалган майонез салып болгатасың. Бу рецептны күрше Кукмара районының Янил көллиятендә укучы Гөлшат Галиева өйрәткәнчә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су