Чәй эчергә җиңел, тәмле десерт рецепты
Аш-су бүлмәсе

Чәй эчергә җиңел, тәмле десерт рецепты

Теләгән кеше сметан өстенә җиләк-җимеш сала ала

Бер савытка 500 граммлы кибет каймагына 1 стакан шикәр комы салып болгатабыз.

Аерым савытка 6-7 аш кашыгы су, шуңа 1 аш кашыгы желатин яисә агар-агар салып яхшылап болгатабыз да бүрттерергә калдырабыз.

Бүрткәннән соң газга куеп яисә микроволновкага куеп масса сыекланганчы җылытып алабыз да сметан өстенә салып бик яхшылап болгатабыз.

Теләгән кеше сметан өстенә җиләк-җимеш сала ала.

һәм аерым савытларга бүлеп суыткычка куябыз. Суынгач десерт әзер

Чәйләрегез тәмле булсын!


Нет комментариев