Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Цезарь» салаты

Тәмле булсын!

Тавык филесын турарга һәм зәйтүн маенда, җылынган табада җиңелчә алсу төскә кергәнче (10 минут чамасы), кыздырып алырга.

Батонны шакмаклап турыйбыз, духовкада киптереп алабыз (170-180 градуслык температурада, 15-20 минут чамасы). Яки коры таба өстендә, бутап торып, кызарганчы тотарга. Тагын бер сер, минем сыман ялкаулар өчен кибетләрдә "заправка для Салата Цезарь" дип аталган тәмлеткеч сатыла.

Соус өчен: ваклатылган сарымсакны, горчица, тоз, борыч, зәйтүн мае кушып, лимон суы өстәргә (чәй кашыгы майонез өстәргә мөмкин).
Черри помидорларын (эрерәкләре булса, берничә тапкыр бүләргә) урталай кисәргә.

Пешкән йомырканы дүрт өлешкә бүләргә. Салат яфракларын юарга, киптерергә, кул белән өзгәләргә (пычак белән турау киңәш ителми) һәм тәлинкәгә матурлап тезәргә. Аның өстенә шакмаклап туралган тавык итен салырга, соус өстәргә, шуннан соң помидор, кыргыч аша үткәрелгән сыр, сохари кушарга.

Салатыбыз әзер. Тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев