Эремчек пилмәне
Тәмле булсын!
Минекеләр эремчек пилмәне ярата, аны руслар «вареник» дип йөртә. Ясарга тиз, тәмле, файдалы.
Эчлек: 250-300 г эремчек (соңгы вакытта "Сернур" сөт ризыклары ошый, авыл эремчегеннән дә тәмле килеп чыга), вак итеп туралган яшел суган, 1 йомырка, 1 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз. 1 аш кашыгы манный ярмасы да кушам. Бер киңәш: аз гына манный кушсагыз, вареник пешкәннән соң формасын саклый, шәлперәеп төшми.
Камыр: 3 йомырка, 2 аш кашыгы гына су, тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае, он.
Камырны 15-20 минут ял иттергәч, варениклар ясый башларга була
Варениклар тозлы суда пешә. Табынга каймак белән бирәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев