Рецепт: фәрештәләр күз яше
2сәг үтү белән, күз яшьләре чыгачак!
Камыр өчен:
80гр ак май(слив. маслр)
2 аш кашыгы шикәр комы
1йомырка сарысы
1чәй кашыгы сметана.
1стакан он
Камырны 30минутка холодильникта калдырабыз
Эчлек:
500гр творог
3шт йомырка сарысы
150гр шикәр комы
100мл сметана
1пакет ванилин
2-3аш кашыгы манный ярмасы
Миксер ярдәмендә болгаткач,30минутка калдырабыз.
Алабыз таба(26см).Майладым, камырны кул бн җәйдем, өстенә эчлекне агыздым!
180*ка 25минутка озаттым! Газ алдан кабынган!
10минут кала, тиз генә йомырка агын кабартабыз!
Алабыз:
4шт йомырка агын
4аш кашыгы шикәр комы!
Пирог пешеп чыккач, өстенә шушы суфлены җәеп, газга кабат 10минутка 150*ка тыгып алабыз!
Пеште, пирогны алырга ашыкмагыз! Газ ишеген бераз ачып куеп, пирогны суытыгыз 2сәг тирәсе! Яки пирогны алып, өсиенә савыт каптагыз! 2сәг үтү белән, күз яшьләре чыгачак!
Тәмле булсын!
Автор: Эльмира Камалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев