Гөлназ Зиннәтуллинадан сыр ясау рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлназ Зиннәтуллинадан сыр ясау рецепты

Өйдә сыр ясаганыгыз бармы? Бик җайлы гына эшләнә ул!

1 кг эремчекне 1 литр сөттә эремчек үзләнгәнче кайнатабыз. Сөт кайнап чыкмый.(Минем эремчек 2 кг иде, 2 литр сөттә кайнаттым). Эремчекне иләк аркылы сөзәбез.

Эремчекне яңадан элекке кастрюльгә салабыз. Шул массага 2 йомырка, бер кисәк сыер мае, 1 чәй кашыгы сода, 0,5 чәй кашыгы тоз салып бераз кайнатабыз.

Үзле массаны формага салып куябыз, 2-3 сәгатьтән сыр әзер була. Тәмле булсын!

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев