Аш-су бүлмәсе

Гөлшат Салаховадан эремчекле запеканка

Йомырканың сарысын белән агын аерып, башта сарысын кушсаң, ахырдан агын миксер белән күпертеп кушсаң запеканка йомшаграк һәм күпергәнрәк булачак

Кирәк булачак:

Эремчек — 500 грамм
Йомырка — 2 шт
Тоз — 1/3 чәй кашыгы
Шикәр комы — 2-3 аш кашыгы
Манный (он да ярый) — 4 аш кашыгы
Кибет каймагы — 4 аш кашыгы
Таба майларга 30 грамм сыер мае.

Запеканканы 150-160 градуста 50-60 минут пешерәсе.

Йомырканың сарысын белән агын аерып, башта сарысын кушсаң, ахырдан агын миксер белән күпертеп кушсаң запеканка йомшаграк һәм күпергәнрәк булачак.


Нет комментариев