Рогаликлар эченә йөзем җимеше яки кайнатылган сгущенка салырга мөмкин
Кирәкле ингредиентлар: 250 грамм сыер мае, 300 грамм сөт, кечкенә люкс чүпрәсенең өчтән бер өлеше, 3 аш кашыгы майонез, 2 уч шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 3 йомырка, он.
Камырны салкында кабартасы.
Әзер камырны берничә өлешкә бүләбез һәм җәябез. Калынлыгы якынча 5 мм булырга тиеш. Җәелгән камырга шикәр комы сибәбез һәм өчпочмаклар ясап кисәбез. Рогаликлар ясау өчен өчпочмакларны төрәбез.
Рогаликлар эченә йөзем җимеше яки кайнатылган сгущенка салырга мөмкин.
Тәмле булсын!
Нет комментариев