Гөлзидә Газизуллинадан ряженкадан десерт рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлзидә Газизуллинадан ряженкадан десерт рецепты

Десертны савытларга салып суыткычка куясы

Кирәк булачак:

10 грамм желатин
50 мл су
500 грамм ряженка
2 аш кашыгы какао
3-4 аш кашыгы шикәр комы.

Эш тәртибе:

Желатинны суга салып бүрттерәсе һәм водяная баняда эретергә (микроволновкага куеп алсаң да була, кайнап чыгарга тиеш түгел). Ряженкага шикәр комы, какао салып, яхшылап болгатасы. Шуңа әзер желатинны кушып тагын бер кат болгатасы һәм савытларга салып суыткычка куясы.

Тәмле булсын!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев