Кабак пешеп чыккач, артык суын сыгабыз һәм күрәгәне салып блендер белән изәбез.
Кирәк булачак:
* 1 кг кабак
* 200 гр күрәгә җимеше (ансыз да була)
* 1 лимон
* 500 грамм шикәр комы
- Кабакны уртача зурлыкта турап, су салып, сүрән утта йомшарганчы пешереп алабыз.
- Күрәгәнең өстенә, йомшарсын өчен алдан кайнар су салып куябыз.
- Кабак пешеп чыккач, артык суын сыгабыз һәм күрәгәне салып блендер белән яхшылап изәбез.
- Шикәр комы салып 20-25 мин кайнатабыз.
Алсу Надршина
Нет комментариев