Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кәбестә тозлауның 5 төрле ысулы

Биш остадан биш рецепт, җаныгыз теләгәнен сайлап куллана аласыз

Зөлфия Кәримуллинадан тәмле кәбестә. Бер зур баш кәбестә, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 0,3 стакан 9 процентлы аш серкәсе, эре угычтан уылган бер кишер, 3-4 тырнак сарымсак, озынчалап туралган болгар борычы. Барысын бергә бер табакта болгатып, ике сәгать тотарга кирәк. Аннан банкага тутырып, суыткычка куясы.

Зәйтүнә Әхмәтовадан «мәшәкатьсез» салат рецепты. З л банкага тыгызлап кәбестә, кишер, укроп орлыгы тутырырга. 2 аш кашыгы тоз, 1 л су, кәбестә басыла төшкәч, тагын кәбестә өстәргә. 2 көн шулай тик тора, баскалап, һавасын чыгарып торырга. 2 аш кашыгы шикәр комы салырга, тагын ике көн «утыра». Кәбестә әзер!
 

Ләйсән Хантимеровадан кәбестә салаты. 3 кг кәбестә, 1 кг болгар борычы, 3-4 кишер, 2 аш кашыгы укроп орлыгы, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан сыек май (яртысы – «исле», яртысы – «иссез»), 0,5 стакан алма серкәсе, 1 л су. Кәбестә, болгар борычы, кишерны ваклап турарга, барысын бергә болайрак ясала: 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе. Аш серкәсе салмыйча гына тозлыкны кайнатып чыгарырга, аннары аш серкәсе салырга. Бер тапкыр болгатып алгач, банкага коярга. Берничә көн дигәндә тозланган кәбестә әзер була!

Аш-су блогеры Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кәбестә тозлау ысулы. 3 литрлы банкага: 3-4 тырнак сарымсак, 6-7 түгәрәк кара борыч, 2-3 канәфер, 3 уртача зурлыктагы кишер, 1-2 дәфнә яфрагы, зур-зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга. Аннан өстенә кайнар су коярга. Шуны 10 минут тотарга. Суны түгәргә. Ул арада тозлык әзерләп куярга.

Анысы болайрак ясала: 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе. Аш серкәсе салмыйча гына тозлыкны кайнатып чыгарырга, аннары аш серкәсе салырга. Бер тапкыр болгатып алгач, банкага коярга. Берничә көн дигәндә тозланган кәбестә әзер була!

Блогер Әлфия Галиәхмәтовадан кәбестә тозлау рецепты. 1 зур кишерне – угычтан, туралган кәбестәне җиңелчә генә кул белән уарга. Банкага тыгызлап тутырырга, өстенә 0,5 стакан аш серкәсе салырга.

Маринад өчен: 2 л су, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы. Кайнап торган маринадны банкага салырга. Өстен тәлинкә белән каплап, 1 көн тотарга, икенче көнне суыткычка куярга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев