Кичке ашка Тәнзилә Идиятуллинадан бишбармак рецепты
Поднос яки зур тәлинкәгә иң элек токмач салабыз, аның өстенә ит, бәрәңге, суган салына. Һәр кешегә аерым кәсәләргә шулпа бирелә
Башта сарык итен тоз салып пешерәбез. Шул ит пешкән шулпаны аерып кәстрүлгә бүлеп алып, телемләп бәрәңге пешерәбез.
Бер йомыркага бер кашык су, әз генә тоз салып камыр җәябез дә, юка итеп ромбик формасында кисәбез. Ит пешкән шулпада токмачларны пешереп алабыз.
Суганны соломкалап турап, әз генә май салып, ит шулпасы өстәп томалап пешерәбез.
Поднос яки зур тәлинкәгә иң элек токмач салабыз, аның өстенә ит, бәрәңге, суган салына. Һәр кешегә аерым кәсәләргә шулпа бирелә. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев