Әзер тушенкаларны салкын урында сакларга.
Ярты литрлы банкаларны яхшылап юып, банка төбенә 1 чәй кашыгы тоз (тигезләп кенә), 5 кара борыч салам. Аннары шакмаклап туралган итне тыгызлап тутырасы. 1 аш кашыгы су салып җибәрергә.
Фольга белән каплап, салкын духовкага куясы, мичне әкренләп җылытып, 180 градуста кайнап чыкканчы тотарга, аннан соң 140 градуста 4 сәгать пешерәсе.
Пешеп чыккач, стериль капкачлар белән ябып куярга. Салкын урында сакларга.
Нет комментариев