Кабак, апельсин, лимон белән эчлек
Кәстрүлгә 1 кг 200 гр шикәр комы, 250 гр су салып биш минут кайнаттым (куе повидло кебек булсын дисәгез суны салмагыз) 1 кг 500 гр кабакны турап, 3 апельсинны тышыннан әрчеп, 1 лимонны тышы белән бергә дүрткә бүлеп, сиропка салдым, изелеп пеште, лимон тышын алып куйдым.
Блендер белән массаны издердем һәм тагын 15 минут кайнаттым. Пюре повидло кебек була.
Нет комментариев