“САЛАВАТ КҮПЕРЕ” САЛАТЫ
Аш-су бүлмәсе

“САЛАВАТ КҮПЕРЕ” САЛАТЫ

Чи кишер, пешкән чөгендер, пешкән ит (колбаса, ысланган тавык түше дә ярый), пекин кәбестәсе, кыздырган бәрәңге, майонез.

Барлык ингредиентларны бертигез күләмдә алырга, саламлап турарга яки махсус кыргычтан чыгарырга. Бәрәңгене кыздырырга һәм, маен саркыту өчен, дуршлагка салып торырга, салфетка белән корытырга. Яссы тәлинкәгә өеп куярга. Салатны табынга чыгаргач кына болгатырга.

Гөлия БАЛТИНА, Казан.

Чыганак: Ирек Мәйданы


аш-су бүлмәсендә тәмле ризык

Нет комментариев