Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сөяк шулпасы искиткеч дәвалау көченә ия

Вакытында тыныч йоклаган кешедә ачыгу билгеләре булмый

Озак, 6-8 сәгать дәвамында кайнаткан сөяк шулпасы искиткеч дәвалау көченә ия.

Ул аш итеп кенә әзерләнгән, 2-3 сәгать кайнаткан шулпа гына түгел. Сөяк составында организм өчен бик кирәкле элементлар күп. Озак итеп кайнатканда алар тулысынча шулпага чыгып бетә. Сөяк шулпасы борын-борыннан артритлар, аутоиммун авыруларга каршы дәва буларак киңәш ителә. Шулпа күп диеталарда кулланыла.
Сөяк шулпасы пролин, глицин, глютаминга бай була. Ә бу матдәләр бөтен аксымнарның нигезендә ята. Алар коллагенда күп, шулай ук нейромедиаторларны, энзимнарны булдыруда катнашалар.
Ялкынсынуларга бирешү, авырып торучанлык, күп дарулар кабул итү, витаминнар җитешмәү, спорт белән шөгыльләнү, йөклелек чоры, көндәлек мәшәкатьләр бу аминокислоталарны күп таләп итә. Алар организмда җитешмәгән очракта иммунодефицит барлыкка килә. Сөяк шулпасы барлык файдалы минераллар һәм витаминнарга бай.

erid: 2VtzqwTSgT9

Шулпадагы глицин ялкынсынуга каршы ярдәм итә. Тикшеренүләр аның эчәклекне бактериаль инфекциядән саклавын ачыклаган. Глицин йокыны яхшырта. Вакытында тыныч йоклаган кешедә ачыгу билгеләре булмый. Шул сәбәпле, шулпа, даими ашыйсы килеп, күп ашап, симерү бәласеннән дә коткара.

Фото: ok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9