Томат пастасындагы кыяр
Ясап карагыз, бик тәмле була.
Кыяр күп булса, түбәндәге салатны ясап карагыз әле, бик тәмле була.
3-4 килограмм кыярны телемләп яки озынчага турарга кирәк. Шуңа 500 грамм томат пастасы, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан сыек май, 2 аш кашыгы тоз, вак итеп туралган яки угычтан чыгарган 2 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч салып, әйбәтләп болгатасың да, 3 сәгать шулай тотасың. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк.
3 сәгать торганнан соң газга куеп кайнатып чыгарабыз да, 15 минут кайнатканнан соң 180 миллилитр уксус салып, яңадан яхшылап болгатырга кирәк. Әзер салатны стерильләштергән банкаларга тутырып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев