30 октябрь көнне инженер-механиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар
Бүгенге көндә районыбызның һәрбер хуҗалыгында инженер-механиклар бар. Аларның эше бик мөһим. Без, журналистлар, техникаларга бәйле мәсьәләләр буенча бик еш кына инженер-механиклар белән аралашабыз. Араларында инде озак еллар эшләүчеләр дә, хезмәт юлын әле башлап кына җибәрүчеләре дә бар. Бүгенге язмабыз герое «Бөрбаш» җәмгыятеннән Альфред Нурмиев.
– Мин 1987 елда Бөрбаш авылында гади гаиләдә туып үстем. Әтием шушы хуҗалыкта тракторчы-комбайнчы булып эшләгән кеше. Мәктәп елларында укыганда алтынчы сыйныфны тәмамлауга, әти янына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә чыктым. Шунда биш ел буе эшләп, тәҗрибә тупладым. 9 сыйныфны укып бетергәннән соң, Нормадагы һөнәри лицейда белем алдым. Анда безнең класс җитәкчесе Хөрмәт Гатауллин булды. Ул атказанган укытучы, бик таләпчән, үз сүзендә тора торган, бик хөрмәтле остаз иде.
СПТУда берничә атна укуга ук ул мине староста итеп билгеләде һәм биш ел буе мин староста вазыйфасын башкардым. Анда белем алганда, әле 17 яшь кенә булганга күрә, транспорт чарасын вакытлыча йөртү хокукын алып, җәйге чорда үзем комбайнга утырдым.
Әти белән эшләгән вакытта туплаган тәҗрибәм шушы вакытта бик булышты. Өч ел шулай эшләдем мин.

Лицейда укыганнан соң, Казан аграр университетында укып, югары белем алдым. Укып бетергәч, үз һөнәрем буенча эш булмады, бүтән төрле эшләр башкардым, аннан инде 2016 елда мин «Бөрбаш» хуҗалыгына баш инженер итеп билгеләндем. Безнең хезмәтне җиңелләрдән димәс идем. Хәлдән килгәнчә техникаларны елдан-ел яңартырга тырышабыз, чөнки иске техникалар белән еракка китеп булмавын, заманча техникада заманча алымнар белән эшләргә кирәклеген аңлап эш итәбез.
Техника белән генә булмый, әлбәттә, иң беренче чиратта эшче көчләрнең нык булуы кирәк. Кадрлар белән, кызганыч, кытлык бар. Шуңа да зур егәрлекле техникалар алып, алар белән эшләү ягын карыйбыз. Андый техникалар инде берничә тракторны да алыштырырга сәләтле.
Бүгенге көндә өч «Кировец» тракторы, чәчү комплексыбыз бар. Аңа «СЗП» чәчкечендәге сыман артына басып йөрергә кеше дә кирәкми. Шуңа да андый техникаларга өстенлек бирергә тырышабыз. Моңарчы печән, салам пресслауда да өчәр техника эшли иде, быел исә «Кроне» пресс-подборщигы һәм «Deutz-Fahr» тракторы алып, өч «ПРФ»ны алыштырдык. Ә ул тракторларда эшләгән тракторчыларны эшсез калдырмадык, печән, салам ташырга куйдык. Алдагы көннәрдә дә зур планнар белән эшлибез, алар тормышка ашар дип ышанып калабыз.
Бүгенге көндә кукурузда эшләп, җирләрне эшкәрткәннән соң бушаган техникаларны кышкы сакланышка кую буенча эш алып барабыз. Юып, күтәртеп, майлыйсы җирләрен майлап, төрәсе җирләрен төреп, агартып, бер сызыкка тезеп куйдык. Комбайннар да ябулы җиргә урнаштырылды. Булган техниканы дөрес саклау буенча максатчан эшләргә тырышабыз. 2027 елга язгы кыр эшләренә кадәр ремонтланасы техникалар планы төзелде. Бу юнәлештә бер бригада – Бөрбаш, бер бригада Алан ягында эшли, – дип хезмәт юлы һәм бүгенге көндә хуҗалыктагы эшләр белән таныштырып узды Альфред Нурмиев.
Нет комментариев