Балтач районы башлыгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләр белән очрашты
Авыл хуҗалыгы

Балтач районы башлыгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләр белән очрашты

Яшь белгечләргә ныклы сәламәтлек, хезмәт юлларында яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!

‎Яшь һәм перспективалы белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү — «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проектында билгеләнгән өстенлекле бурычларның берсе. ‎Чөнки нәкъ менә яшьләр — авылның киләчәге. ‎

‎Бүген, район башлыгы Рамил Нотфуллин, быел авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләрне котлап узды, намуслы хезмәткә юнәлеш биреп, уңышлар теләде.

‎ ‎Быел район авыл хуҗалыкларында хезмәт юлын башлаган яшь белгечләребез: ‎

‎• Рамазанова Чулпан Фоатовна – «Якты юл»,  бухгалтер; ‎

• Габидуллин Гадел Газизович – «Игенче», мал табибы;

‎• Бариев Рашит Радикович –  «Татарстан», мал табибы; ‎

• Исмәгыйлева Азалия Рүзәлевна –  «Сорнай», орлыкчы-агроном;

‎• Рәхимуллин Ислам Халимович –  «Борбаш», мал табибы;

‎• Саләхетдинов Инсаф Ирекович – «Якты юл», мал табибы;

‎• Сидорова Алина Тимуровна – ‎«Балтач ветеринария берләшмәсе» (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), район сынау лабораториясе лаборанты; ‎

• Әшрафҗанов Рамил Айдарович – ‎«Балтач ветеринария берләшмәсе», мал табибы. ‎ ‎

Яшь белгечләргә ныклы сәламәтлек, хезмәт юлларында яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!


Нет комментариев