Бу минутларда бистә үзәгендә һәм Чепьяда алдынгылар слеты уңаеннан махсус оешырылган ярминкә гөрли.
Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итә. Сәүдә нокталарындагы күңелле шау-шулар, дәртле музыка, үлчәүләр шыгырдавы... мәйданга бәйрәм халәте тарата. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр.
Нет комментариев