Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең җаннары түзмәде, шушы дүшәмбедән бәрәңге алырга үзләре дә чыкты. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта казыгыч артыннан бәрәңге чүпләделәр.
«Маделина» сортының уңышы әйбәт чыга, гектардан 300 центнер тирәсе булыр. Молодцы, булдырганнар», ди идарәнең өлкән белгече Мәсхүт Гарипов. Мондый матур көннәрдә бәрәңгене алып бетерергә ашыгырга кирәк. Безнең үрнәккә райондагы башка оешмалар да иярсәләр яхшы булыр иде, басуда кешенең артыгы юк, ди алар.





Ришат Нуриев фотолары.
Нет комментариев