Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3239,4 тонна тәшкил иткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, продукция 134,8 тоннага арткан, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, сөт җитештерү күләме 42,4 тоннага арткан, ә узган көнгә караганда - 4,2 тоннага.
Сөт җитештерү буенча Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Буа, Актаныш һәм Апас районнары сөтчелек комплекслары хезмәткәрләре лидерлык итә. Алар үткән тәүлектә 100-167,9 тонна сөт савып алган, дип яза "Татар-информ".
Фото: http://kaliningrad.milknet.ru/news/kaliningradskaya-oblast-valovoe-proizvodstvo-moloka-po-316825
Нет комментариев