Балтачлар Биектауга барып өйрәнде
Авыл хуҗалыгы

Балтачлар Биектауга барып өйрәнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рафис Каюм улы Вәлиев җитәкчелегендәге делегация Биектау районының Алан авылындагы җаваплылыгы чикләнгән «Асянь» җәмгыятендә зона семинарында булып кайтты.

Район хуҗалыкларының терлекчелек буенча утызлап белгече алда торган кышлату чорында терлекчелектәге яңалыклар, тәҗрибәләр, малларны тәрбияләү һәм ашатудагы алдынгы технологияләр белән таныштылар. Инде анда күреп, өйрәнеп кайтканнарын да эштә кулланып, кышкы чорда терлекләрдән мул продукция алырлык итеп эш оештырырга кирәк.


250

Нет комментариев