Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге алып киттеләрме?

Быелга мәйданын бераз арттырып, 84 гектарда утыртырга җыенабыз…

Балалары студент булган авыл әниләре бергә очрашса, сүз болайрак башлана: «Атна саен кайталармы?» Җавап уңай булган очракта чираттагы уртак тема: «Сезнекеләр ашарга алып китәме?» Кемнекедер берничә көнгә җитәрлек әзер ризыклар, ашамлыклар алып китсә, кемнекедер берсен дә алмый икән.

Элеккедән калган гадәт, инде мөстәкыйль тормышлары булса да, балалар китә башласа, әни: «Ашарларына алдылармы? Нәрсәләр бирдең, бәрәңге бирдеңме?»– дип сорамый калмый. Бәрәңге гомер буе каладагыларга зур күчтәнәч булган шул. Олы кеше хәтерендә дә ул шулай калган. Шәһәр кешесе өчен бәрәңгенең бөтенләй проблема булмавын, авылда яшәп, бәрәңге бакчаларын киметүне, хәзер инде бөтенләй үстермәүне дә аңлый, кабул итә алмый ул буын кешеләре. Шәһәр кибетләрендә вакуумлы пакетларда юылган, кабыгы чистартылган, туралган, мае салынган әзер бәрәңге сатылганын туксан яшьлек авыл әбие ничек күз алдына китерә алсын ди!

Ә бит бик җайлыга охшаган, алып кайттың, пакетыннан бушаттың, янына итен, тәмләткечләрен өстәп, духовкага куйдың – эше бетте. Каладагыларга гына рәхәт чигәргә димәгән, балаларга бер кушып карарга кирәк әле. Хәер, бәрәңгенең фри дигән әзер ашамлыгын инде авылларда да заказ белән кайтарталар икән. Ашап караган кешеләр мактый, үзебез кыздырган бәрәңге түгел ул, башкача тәмле, диләр.

Болай булса, бәрәңге үстереп азапланасы да калмый, дим. Аңа икенче Гөлсинә җавап бирә: «Беркем дә үстермәгәч, ул бәрәңгене каян алырлар соң?» – ди. Кем белгән инде. Анысы турында уйлаган юк әле. Әмма шунысы хак: авыл кешесе бәрәңге җирләрен елдан-ел киметә. Инде әллә никадәр киметтек, киметергә урыны калмады бугай диешәбез дә тагын киметәбез. Бәрәңгене болай да күп еллар ян бакчаларда гына утыртабыз инде. Анда урыны булмаганнар һәм әле тагын бәрәңгедән кул селтәп бетермәгән бик сирәкләр генә читтәге басуларда үстерә. Алай гынамы, инде бәрәңге утыртылмый башлап, печән җиренә әйләнгән әлеге участокларны ташлаучылар да арта бара.

Шәхси хуҗалыклар гына түгел, элекке колхозлар – бүген төрле исем белән йөртелә торган хуҗалыклар да соңгы елларда бәрәңге үстерми инде. Безнең Балтач районыныда (чып-чын авыл хуҗалыгы районында), мәсәлән, берничә ел бары «Татарстан» хуҗалыгы гына бәрәңге үстерә. Алар да гектар санын акрынлап киметә. Үткән ел әнә 60 гектарда утыртканнар. Быел бәрәңгеләре сатыламы икән, дип белешергә булдым. Чөнки төрле еллары булды. Бәясе төшеп, сатып алучы табылмаганга, үстерү чыгымлы да, мәшәкатьле дә булганга һәм башка сәбәпләр белән күпләр кул селтәде бит инде бу культурадан. Юкса заманында иң рентабельле санала иде. –

Быел бигрәк тә әйбәт сатыла әле ул, – диде соравыма хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов. – Уңыш та әйбәт булган иде. Эресен дә, орлыкка дигәнен дә алып китеп кенә торалар. Мәскәү өлкәсеннән заказлар бик күп булды. Эресен – килограммын уртача кырык сумнан, орлыкка дигәнен унҗиде сумнан җибәрәбез. Кыш буе бәрәңге сатып чыктык. Ярминкәләргә дә алып бардык, көздән көннәр җылы вакытта СВОдагы якташ егетләргә күчтәнәчкә дә җибәрдек. Әлегә вак бәрәңгеләрне җыйнап барабыз. Аларын язын кешеләр тавык-чебешкә ала. Бригадада эшләүчеләргә кыш буена эш, хезмәт хакы да дигән сүз бит әле ул…

Быелга мәйданын бераз арттырып, 84 гектарда утыртырга җыенабыз… Бәрәңге соңгы елларда бик нәзберек культурага әйләнде, отасыңны, отыласыңны белеп булмый. Әмма бездә инде үстерү тәҗрибәсе дә, технологиясе дә, комплекслы база да бар, шулай булгач, әлегә баш тартырга җыенмыйбыз. Үткән сезондагы кебек уңышы да, бәяләре дә әйбәт булган еллар да кызыктыра…

Булганда гына кадере юк бит аның. Без бетерсәк, кибет киштәләреннән дә юкка чыкмас, дип кем әйтә ала. Әнә, соңгы көннәрдә бәяләре дә кинәт артып киткән, диләр. Сорау бар, димәк. Келәттә-базда булса гына киштәдә, өстәлдә була шул…  

Гөлсинә Хәбибуллина

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164989/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев