27нче июль көнне ике хуҗалыкта - «Кызыл юл»да һәм «Маяк»та уракка төштеләр.
Чутайлылар 132 гектарда игелгән көзге бодайны турыдан җыеп суктыра. Контроль суктыру һәр гектардан 50шәр центнер уңыш чыгышын күрсәткән. Рәфыйк Галиев, Габдулла Гыйбадуллин, Фәнис Гарифуллинның - «Дон», Рамил Вәлиев, Александр Васильевның «Нива» комбайннары беренче сынауны уңышлы үткән.
«Маяк»та турыдан урып арыш суктыралар. Тәбрис Гайсин - «Нива», Риваль Сәмигуллин, Азат Хәбибуллин - «Дон», Илгиз Зарипов «Полесье» комбайннарында хәерле сәгатътә дип эшкә керешкәннәр.
Нет комментариев