Бабайлар, әтиләр «сталин сыеры» дип йөргән кәҗәгә тагын хөрмәт артты. СССР таралыр алдыннан баш саннары кызыл китапка кертерлек дәрәҗәдә кимегән кәҗәләрне асраучылар һәм асрарга теләүчеләр елдан-ел арта.
Бу, билгеле илдәге кризис, хәерчелек белән дә бәйледер. Аннан кәҗә асрауның мәшәкате дә азрак, азык күп кирәкми, бер әйбәт кәҗә 4-5 кешелек гаиләне җитәрлек сөт белән тәэмин итә. Шушы елның 1нче июленә районда 850 кәҗә исәпкә алынган. Аларга 1 башка мең сумнан дәүләт 850 мең сум субцидия түли дигән сүз. Кәҗә асраучылар турында дәүләт тә шулай кайгырта икән, димәк йорт яны хуҗалыгында бу малны тоту зыянлы түгел. Кайсы авыл җирлегендә күпме кәҗә асралганын беләсегез килсә, түбәндәге сводканы карагыз:
|
Балтач
|
115
|
|
Норма
|
112
|
|
Чепья
|
95
|
|
Карадуган
|
80
|
|
Бөрбаш
|
68
|
|
Нөнәгәр
|
53
|
|
Салавыч
|
47
|
|
Яңгул
|
41
|
|
Смәел
|
35
|
|
Борнак
|
33
|
|
Урта Көшкәт
|
33
|
|
Кече Лызи
|
32
|
|
Югары Субаш
|
25
|
|
Куныр
|
25
|
|
Сосна
|
17
|
|
Шубан
|
15
|
|
Пыжмара
|
13
|
|
Шеңшеңәр
|
11
|
Фото: http://www.womie.ru/goroskopy/dlya-vsekh/vostochnyjj-goroskop-god-kozy-ovcy/
Нет комментариев