Кама белән Ландыш Мәскәүдә булып кайтты...
“Татарстан” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең Кама кушаматлы сыеры Бөтендөнья Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә көмеш медальгә лаек булды.
Октябрь башларында «Татарстан» җәмгыятенең акыллы, матур, сөтле ике сыеры – Кама белән Ландыш Мәскәүдә “Алтын көз-2018” дигән Бөтендөнья Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты. “ Алдынгы малкайлар күргәзмәдә дә үзләрен бик күркәм тоттылар”, – ди сөтлебикәләрне күргәзмәгә алып баручы җәмгыять хезмәткәрләре Илдар Фатыйхов белән Фидаил Хәкимов. “Татарстан” җәмгыяте күргәзмәдән көмеш медаль белән кайтты.
Нет комментариев