Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Камка - файдалы бөҗәк

Бу гаҗәеп бөҗәкләрнең популяциясе, экосистемаларның тотрыклылыгын саклауда, бигрәк тә авыл хуҗалыгында мөһим элемент буларак, кеше тарафыннан игътибарга лаек булырга тиеш

Табигатьтә зарарлы бөҗәкләр бар, ләкин файдалы бөҗәкләр дә юк түгел. Барыбызга да таныш бөҗәк, татарчасы камка (божья коровка), талпаннар, суалчаннар һәм үсемлекләрнең корткыч бөҗәкләре белән туклана икән. Бу сөйкемле беренче карашка бөҗәкләр табигый ерткыч булып исәпләнә, алар корткычларның популяциясен пестицидлар кулланмыйча гына контрольдә тоталар.

Олы бөҗәкләр көн дәвамында 60тан 100гә кадәр бетләр һәм талпаннар, йомшак тәнле бөҗәкләр, кандала һәм күбәләкләр йомыркаларын ашыйлар. Бу гаҗәеп коңгызларның личинкалары сәгатенә 40ка кадәр бет ашый.

Бу ярдәмчеләрне үз бакчаларыңа җәлеп итү өчен мәтрүшкә, меңъяфрак, пижма, кинза, укроп чәчәргә кирәк. Бөҗәк, болардан тыш, колорад коңгызы белән көрәшә, аның личинкаларын ашый.

Бу гаҗәеп бөҗәкләрнең популяциясе, экосистемаларның тотрыклылыгын саклауда, бигрәк тә авыл хуҗалыгында мөһим элемент буларак, кеше тарафыннан  игътибарга лаек булырга тиеш.

Рәис Фәттахов,

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камка