Комиссия урынга барып комбайннар хәзерлеген карады
Авыл хуҗалыгы

Комиссия урынга барып комбайннар хәзерлеген карады

Объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә «Маяк» хуҗалыгы механизаторлары комбайннарын билгеләнгән көнендә парадка китермәгәннәр иде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия 21нче июль көнне урынга барып комбайннарына контроль суктыру үткәртте. Парадта катнаша алмаган «Уңыш» хуҗалыгы комбайнчылары да бу көнне комиссия алдында имтихан тотты. Һәр ике хуҗалыкның да комбайннар хәзерлегенә яхшы билгесе куелды. Аларны ремонтлауда эшләгән механизаторларга һәр ике хуҗалыкта да премияләр бирергә ышандырдылар.

250

Нет комментариев