«Сосна» җәмгыятенә кайчан гына килсәң дә, һәрбер җирдә эшләре тиешенчә оештырылган була
Җырларда җырлана, шигырьләрдә сөйләнә торган алтын көзнең матурлыгын моңарчы дөрес кабул иттекме икән без? Инде көзнең яртысына җиттек, ә һава торышы әлегәчә җәйдәй кояшы, көздәй матурлыгы белән әсир итә. Әлбәттә, матурлык ягыннан гына түгел, ә игенчелек өлкәсендә хезмәт куючылар өчен дә бик шәп һава торышы бу.
13 октябрь көнне «Сосна» җәмгыяте басуларында булдык. Кукурузны бөртеккә алучы комбайн янына юл тотканда, янәшәдәге басуларда җир эшкәртүче механизаторлар янына да туктап алдык. Биредә «К-701» тракторы белән Фаил Нәҗипов, «К-700 Р1» тракторы белән Рәмзил Нуриев һәм «МТЗ-1221» тракторында Дәниф Гарипов туфракны тирәнтен эшкәртү белән мәшгуль иделәр.
Бу көнне хуҗалыкның алдынгы һәм мактаулы игенчесе Расил Зыятдиновка район башлыгы Рамил Нотфуллин вымпел да тапшырып узды. Игенче өчен хезмәтенә шундый зур бәя бирелү бик сөенечле хәл булды, әлбәттә. Рамил Рашитович хуҗалыкның кукуруз уңышы әйбәт булуны да ассызыклап узды, көннәр матур торганда тырышып эшләп бетерергә дигән бурыч та куйды.
Хуҗалык терлек азыгын күпме хәзерләгән, уҗымнарның тишелеше ничек, җир эшкәртү эшләре ничек бара, хуҗалыкның баш агрономы Илназ Габдрахманов белән шулар турында сөйләштек.
— Бөртеккә алынасы кукурузның дүрт төрле гибридын калдырган идек. Бүгенге көндә «ЛГ 30179» дигәнен сугабыз. Бер гектардан уртача уңышы 110 центнерны тәшкил итә. Кукурузны бөртеккә сугуда Расил Зыятдинов эшли. Бөртекләрне ындыр табагына Рәис Ганиев ташып тора. Амбар хуҗалыгында эшләүчеләр киптереп, урнаштырып баралар.
«Терлек азыгын да җитәрлек хәзерли алдык»
Сенаж 19160 тонна салынды. Силос 570 гектар мәйданнан 19782 тонна булды. Һәр гектардан уртача уңышы 347 центнерны тәшкил итте. Комбайннарда Искәндәр Муллагалиев белән Рәис Хәбибрахманов эшләделәр. «КамАЗ» белән Айрат Таҗетдинов, Илшат Муллагалиев, Иңгель Закиров, Рөстәм Һадиев, Радик Таҗетдинов, Рәнис Хәйруллин, «МТЗ-1221» тракторлары белән Раиф Вәлиев, Фәнис Сабитов, Дәниф Гарипов, «Т-150» тракторы белән Рамил Шамилов терлек азыгын базга ташып тордылар.
Чокырга кайткан массаны «Т-150» тракторы белән Рафил Нәҗипов, «К 700» тракторы белән Рәмзил Нуриев, «Амкадор» тракторы белән Илназ Муллагалиев, «К-701» тракторы белән Фаил Нәҗипов таптап тордылар.
Бөртеккә алынасы кукуруз тагын 50 гектар тирәсе калды, көннәр матур торса, бер атна эчендә эшләп бетерергә дигән максатыбыз бар. Комбайн артыннан ук зяб эшкәртеп барабыз. «К −743 М» тракторы белән Диаз Гарипов, «Hanwo Alcor» тракторы белән Илсаф Муллагалиев, «МТЗ-1221» тракторы белән Фәнис Сабитов, «К-701» тракторы белән Фаил Нәҗипов сукалау эшләрен башкаралар. Көзге чәчүне дә «Амазон» чәчкече белән Диаз Гарипов чәчте. 40 гектарга — арыш, 80 гектарга — көзге бодай, шулай ук сенаж салырга 177 гектарда тритикале чәчтек. Уҗымнарның торышы бүгенге көндә бик әйбәт, — дип басу-кырлардагы эш торышы белән таныштырып узды Илназ Габдрахманов.
Эшләр үз тәртибе белән эшләнә тора
Басу-кырларда эшләр үз тәртибе белән эшләнә тора, бушаган техникалар машина-трактор паркына кайтып, кышкы сакланышка куела. Узган ел Сосна паркында нәкъ тә шушы юнәлеш буенча семинар үткәрелгән иде. Һәркем өчен үрнәк итеп куярлык иде әлеге хуҗалыкның әзерлеге. Быел да югары планканы төшермәгәннәр. Территория ялт итеп чабылган, сакланышка куеп була торган техника, агрегатлар барлык таләпләр үтәлеп, сакланышка куелган. Афәрин. Һәрбер эш тәртип ярата. Әгәр, бер тармакта гына да тәртип бетә икән, ул инде башка тармакларга да сизелерлек тискәре йогынты ясый.
«Сосна» җәмгыятенә кайчан гына килсәң дә, һәрбер җирдә эшләре тиешенчә оештырылган була. Бу инде җитәкчелекнең сәләтеннән дә, хуҗалыкта хезмәт куючыларның үз туган җирләрен хөрмәт итеп, яратып эшләүләреннән дә киләдер. Эшләгән нәтиҗәнең уңышы мул булып, терлекләргә җитәрлек запас туплана алса, монысы инде бик зур сөенеч. Ә әлеге хуҗалык үзалларына куелган максат-планнарны җиренә җиткереп үтәп, аягында нык басып торучы хуҗалыклар рәтеннән. Киләчәктә дә шулай булсын!
Нет комментариев