Техниканы кышкы саклауга кую өчен зур чыгымнар таләп ителми, бары тик хуҗачыл караш һәм эшләрне дөрес һәм вакытында башкару гына кирәк
Басу-кырларда эшләр төгәлләнүгә таба бара, димәк, машина-трактор паркларында эшләрнең гөрли башлаган чоры. Һәрбер хуҗалык җитәкчесе, инженер һәм гараж мөдирләре алдында торган төп бурыч – эштән бушаган техникаларны кышкы сакланышка кую. Бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин да кыр эшләреннән бушаган һәр техниканы паркка кертеп, кышкы саклауга куюны 1 ноябрьгә кадәр тәмамлауны бурыч итеп куйды.
Узган атнада авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының ремонт эшләренә әзерлеген тикшерү буенча комиссия эшләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев белән Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов эш барышы белән танышып, хуҗалыклардагы агрегатларның, барлык төр комбайннарның, гомумән, авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга куелышын, тырмалар ремонтлау эшенең оештырылышын җентекләп тикшереп чыктылар.
Максат – техника сакланышы
– Әлеге эшнең максаты – авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм техниканы вакытында кышкы саклауга куюны тәэмин итү, 2027 елгы кыр эшләренә әзерләүне уңышлы оештыру, дип ассызыклап узды Ришат Нуриев.

Техниканы кышкы саклауга куюның барлык кагыйдәләре турында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов аңлатты: «Комиссиянең бурычлары – техниканың кышкы саклауга куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, хуҗалыкларның техника ремонтлауга әзерлеген бәяләү. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручыларга тудырылган хезмәт шартлары да бәяләнәчәк.
Шуны да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы техникасы ябык биналарда яисә түбәсе ябык урыннарда сакланырга тиеш, дип искәртте ул. Шулай ук көзен авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьләр бәясе күпкә арзанрак һәм хәзердән үк бу хакта кайгыртып, ремонт эшләренә керешүчеләр отачак, дип саный белгеч.

Алдынгы хуҗалыклар
Әлегә бу эшкә иң әйбәт караган хуҗалыклар булып – «Сосна», «Борнак», «Бөрбаш», «Кызыл юл», «Активист», «Труд», «Арбор» тора. Башка хуҗалыкларда да бу юнәлештә эш бара, әмма җитешсезлекләр дә шактый әле. Аларны бетерү өчен вакыт бирелде.
– Гомумән алганда, районда техниканы кышкы саклауга кую буенча эш тиешле дәрәҗәдә бара, ләкин барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында да бу юнәлештә эшләнеп бетәсе эшләр бар әле. Бүгенге көндә техник культураларны җыештыручы комбайннардан һәм туңга сөрүдә мәшгуль тракторлардан тыш, калган барлык авыл хуҗалыгы техникасын тиешенчә кышкы саклауга куярга кирәк, – диде Ришат Нуриев.

Техниканы кышкы саклауга кую өчен зур чыгымнар таләп ителми, бары тик хуҗачыл караш һәм эшләрне дөрес һәм вакытында башкару гына кирәк. Сүз дә юк, техниканы сыйфатлы итеп саклауга куйсаң, киләсе елда кыр эшләренә уңышлы керешергә җирлек тудырасың. Бүген инде эштән бушаган техникага кичекмәстән дефектовка үткәрергә кирәк. Ягъни трактор һәм комбайннарның техник торышын бәяләп, аларны ремонтлау өчен нинди запас частьләргә заявка бирәсен алдан ачыклау һәм аларны юнәтү эшенә керешү зарур. Тиен сумны саклый, диюләре дә бу урында урынлы яңгырый.
Нет комментариев