Рөстәм Миңнеханов эш кешесе турында, аның имин хезмәтен, сәламәтлеген тәэмин итүне беренче чираттагы мөһим бурыч итеп куя. Һәм бу өлкәдә җитәкчелектән конкрет эш таләп итә.
Агропромышленность комплексы оешмаларында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән смотр-конкурс шуңа бер мисал. Аның 2014нче ел нәтиҗәләре буенча районыбызның «Сосна» җәмгыяте (җитәкчесе Фирдәүс Габдулла улы Ситдыйков, хезмәтне саклау буенча белгеч Фәрит Габделәхәт улы Галипов) икенче урынга лаек дип табылды һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломы, 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Нет комментариев