"Татарстан" хуҗалыгы әле дә бәрәңге сата (+фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы

"Татарстан" хуҗалыгы әле дә бәрәңге сата (+фоторепортаж)

Бәрәңгегә мөнәсәбәт төрле булган елларда да аннан баш тартмаган, районда бердәнбер бәрәңге үстерүче "Татарстан" хуҗалыгы кыш буе бәрәңге саткан, әле дә сата.

- Елына күрә уңышы да әйбәт булган иде, бик әйбәт сакланган да, - ди хуҗалыкта бәрәңге үстерүгә җаваплы белгеч Рәфкать Хөрмәтуллин. -Кыш буе бәрәңге саттык, әле ике атналык бәрәңге бар. Дүрт бригада эшчеләре ике сменада эшли, заманча комплекста бәрәңге өч төрлегә аерыла:  эрегә, утыртуга һәм мал бәрәңгесенә. Барысын да алып китеп торалар. Кыш буе атнага бер көн подвалдан сатуны да оештырдык.

Хуҗалык күпме бәрәңге саткан, быел бәрәңге мәйданнарын арттырачакмы - бу һәм башка сорауларга җавапны газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәрәңге "Татарстан" хуҗалыгы

Нет комментариев