Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан хуҗалыгы кырларында укучылар нишләгән? (фото)

Кайбер укучыларның комбайнга беренче мәртәбә утырып караулары иде.

Авыл хуҗалы хезмәткәрләре профсоюзының Балтач районы оешмасы рәисе Марина Ишмурзина Кече Лызи урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен күчмә чара үткәрде. Мәктәп укучылары Татарстан хуҗалыгы кырларында булдылар, биредә кукуруз җыю тулы көченә бара. 

Мәктәп укучылары өчен авыл хуҗалыгы эшләре барышында эшчеләрнең хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, бу зонаның уен мәйданчыгы булмавы турында әңгәмә үткәрелде.

Мәктәп укучылары белән бергә Марина Владимировна механизаторларга тырыш хезмәтләре өчен премияләр тапшырды, туган көн ияләрен аерым бүләкләде.

Аннан соң мәктәп укучылары комбайнчылар белән кукуруз басуында эшләп карады. Кайбер укучыларның комбайнга беренче мәртәбә утырып караулары иде.

Безнең белешмә: авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында яки кулланучылар кооперациясе оешмаларында ким дигәндә өч ел эшләү бурычын үз өстенә алган яшь белгечләргә Министрлык боерыгы белән югары белемле белгечләр өчен 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, урта һөнәри белемле белгечләр өчен 150 мең сум, урта белем алган яшь кадрларга унике ай дщвамында ай саен 7 500 сум күләмендә түләү каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Норма авылында урнашкан Арча Авыл хуҗалыгы агросәнәгать колледжының Балтач филиалы авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү буенча безнеж ьирлектщге ьбердщнбер уку йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев