«Татарстан»лылар быел бәрәңгене 100 гектар мәйданда иккән
Бәрәңгенең уңышы һәр елны төрлечә була, чөнки коры җәйләрдә бүлбеләр эре булып үссен өчен дым җитешми
Бәрәңгене икенче икмәк дип атап, халык әлеге культураны бик югары бәяләгән. Чынлап та шулай бит, ул төп ризыкларыбызның берсе. Авылда яшәүче һәркем бу яшелчәне үзе үстерә. Элек бәрәңге колхозларның кырларының да шактый мәйданын били иде. Әмма, үстереп уңышын алу күп хезмәт сорагангадыр, хәзерге хуҗалыклар бәрәңге игү белән шөгыльләнми. Шулай да районыбызның ике җәмгыятендә үстерелә әле ул, «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә.
Бәрәңгенең уңышы һәр елны төрлечә була, чөнки коры җәйләрдә бүлбеләр эре булып үссен өчен дым җитешми. Бу проблеманы сугару системалары төзеп һәм эшләтеп хәл итәргә була. Бу ысул белән быел «Татарстан» хуҗалыгы да эшләде. Әлеге алым алар көткән нәтиҗәне биргәнме, «икенче икмәк» уңышы ничек, бу хакта җәмгыятьнең баш агрономы Фирдүс Хәкимов белән сөйләшеп уздык.
- Быел бәрәңгене 100 гектар мәйданда иктек. Бөтен мәйданнарда да диярлек «Гала» сорты үстерелде. Уңышы кайбер басуларда – 280-300, ә кайберләрендә 350-370 центнер да булды. Һава торышы әйбәт булса, 3-4 көн эчендә бу эшне тәмамларбыз дип торабыз. Чөнки инде көн дә мәйданнар саны кимеп бара. Бу эштә ике комбайн иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр эшлиләр, шулай ук Салавыч, Яңгул, Карадуган мәктәпләре укучылары һәм укытучылары да ярдәм итә.
Бу хакта тулырак «Хезмәт» газетасының җомга санында укый алачаксыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев