«Терлекчелектә эшләү, ул сыерны ак алтын чыганагы итеп кенә күрү түгел»
Авыл хуҗалыгы өчен кызу чор башлана.
Инде басу-кырларда беренчел эшләр башланып китте, терлекчелектә ел әйләнәсе эш дәвам итә... Ләкин болар белән генә авыл хуҗалыгы эшләре чикләнмәгәнен яхшы беләбез. Бу атнада районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге белгече Хәлим Рәхматуллин белән «Сосна», «Дуслык», Тукай исемендәге хуҗалыкларда булып, ферма тирәләрендәге чисталык, территорияләрнең коймалап алынуы, санитар пропускник һәм дезбарьерлар тикшерелде.
Алга китеп шуны әйтәсем килә, әлегә ферма территорияләре тиешенчә тәртипләнмәгән.
Республикада бруцеллез чире чыкканнан соң, районыбызның һәрбер хуҗалыгы алдына ферма территорияләрен тулысынча коймалап алырга, санпропускник эшләргә дигән бурыч куелган иде. Бу бурычны бүгенге көндә тулысынча үтәгән хуҗалык бармы дип кызыксынам Алмаз Зөлфәтовичтан.
— Юк, кайсы хуҗалыкта мегафермалар бар, менә шул территория коймалап алынып, анда санпропускник, дезбарьер ясау юнәлешендә ниндидер эшләр башкарылды, ләкин элеккеге ферма территорияләре шул килеш тора әле. Инде ферма территориясендәге чисталыкка килгәндә, шулай ук мегафермалы хуҗалыкта гына күпмедер чисталык саклана. Калганнарында юллар кипшермичә, чисталыкка тотынмыйлар. Идеаль дип күрсәтерлек бер генә хуҗалык та юк әлегә.
Беренче тукталышыбыз «Сосна» җәмгыяте булды. Биредә территория тиешенчә коймалап алынган. Таләпләргә туры килә торган итеп санпропускник та эшләнгән, дезбарьер да эшләнеп беткән дияргә була. Каяндыр маллар алып кайтасы яки киресенчә, малларны башка җиргә җибәрәсе булса, ферма территориясеннән үзләре алып килеп, машинага менгереп җибәрә торган җир дә эшләп куелган. Сөйләшү вакытында хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков әлеге эшләрнең 21 миллион сумга төшүен әйтте. Сөт саву буенча югары урыннарны биләп торучы «Сосна» хуҗалыгы терлекләрне саклауга, ферма территориясенә төрле йогышлы авырулар үтеп кермәсен өчен таләпләрне үтәп эшләү максатында.
Икенче тукталышыбыз «Дуслык» җәмгыятенең Сала Көшкәт фермасы булды. Биредә ферма территориясе коймалап алынмаган, гомумән, куелган бурыч буенча бернәрсә дә эшләнмәгән. Сала Көшкәт фермасыннан Пор-Көтәш фермасына юл алдык. Биредә койма корылды инде. Дезбарьер эшләнде, тик әлегә санпропускник юк. Хуҗалыкның баш зоо-технигы Геннадий Петров үзе үк ферма янында очрады. Биредә ферма һәм машина-трактор паркы берүк территориядә урнашкан. Йогышлы авыруларга каршы көрәш максатыннан чыгып карасак, ферма территориясенә читтән машина-тракторлар, җиңел машиналар кереп йөрергә тиеш түгел. Ә биредә парк урнашканлык белән, техника тыз-быз йөреп торуда. Бу мәсьәләне чишү буенча әлегә хуҗалык белгечләре үзләре дә фикерләшәләр.
«Дуслык» хуҗалыгы терлек азыгы хәзерләү кампаниясенең дә тиз арада килеп җитүен уйлап, инде бушаган траншея-ларны чистартып, агарту эшләренә керешкән.
Чираттагы тукталышыбыз Тукай исемендәге җәмгыять. "Сосна"да без 95 %ка башкарылган эшне, "Дуслык"та башланган, ләкин тәмамланмаган эшне күрсәк, Тукайда исә эшләргә уйлаган кеше дә юк диярлек. Дөрес, хуҗалык белән җитәкчелек итүче һәм ферма мөдире быел эшләячәкбез, дисәләр дә. Әйләндереп алынасы территориянең күләме күпме дигән сорауга да алар җавап бирә алмадылар. Планлаштырган кеше үлчәп булса да куя инде аны, дип шелтә белдерде Алмаз Зөлфәтович. Ләкин коймалап алынган территориядән тыш калганы эшләнерме, бу сорау-га биредәгеләр үзләре дә җавап бирә алмадылар.
— Терлекчелек тармагында эшләү, ул сыерны ак алтын чыганагы итеп кенә күрү түгел, ә терлекләрне тиешенчә ашата һәм тәрбияли белү дә. Иң беренче максатыгыз шул булсын иде, — диде районның баш ветеринария табибы фермалардагы терлекләрне күргәч.
Элек фермаларга кергәч, ферма башларына чыгарып куйган үлгән кечкенә бозауларны күргәләгән булды. Бүгенге көндә дә бу хәлгә юлыкмабыз дип әйтеп булмый. Шуңа да мондый рейдыбыз соңгысы булмас әле. Бу юлы үлгән бозау белән очрашмасак та, шушы хуҗалыкларның берсендә эт үләксәсе күз алдында ук ята иде. Зоо-техникка кисәтү ясалды. Кабул ителгәнме ул кисәтү, эшләнгәнме, шулай ук яңадан тикшерү үткәрелер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев